3 декабрь 2020 яңалыклары
-
Татарстан аграрийлары ташламалы лизинг программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын "алдан броньлау" мөмкинлегенә ия булдылар
АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә.
-
4 декабрьгә һава торышы
4 декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -17..-22, аязганда -24..-29 градус. Көндез -11..-16 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Рөстәм Миңнеханов яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары эшен өйрәнергә кушты
Хәзер Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм башка компетентлы затлар бәйрәмдә рестораннар һәм кафелар эшенең куркыныч яклары булу-булмавын бәяли.
-
Сабалылар 13 декабрьгә кадәр арзан бәядән район газетасына языла ала
Дуслар, бары тик 13 декабрьгә кадәр, “Татмедиа” АҖ басмаларына арзанрак бәядән язылырга була.
-
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернаты укучылары өчен мастер-класс
2 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Галиева Э. Р., Гомәрова Л.Г. һәм укучылар Харисов Салават, Рахимова Чулпан Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен мастер-класс уздырдылар. «Без сезнең белән!Тормыш матур!»дигән мастер-класс балаларның вак моторикасын (кул чукларын) ныгытуга юнәлдерелгән иде.
-
Татарстанлылар коронавирустан прививканы 40 медицина учреждениесендә ясата алачак
«Спутник V» вакцинасы республикага киләсе атнада кайтып җитәр дип көтелә.
-
Сабада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 10 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Аларның дүртесе чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Укучылар арасында "КЭС-БАСКЕТ" ярышы
Тимершык һәм Килдебәк мәктәпләре базасында укучылар арасында "КЭС-БАСКЕТ" ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. Өченче урынны Сәләтле балалар мәктәбенең кызлар командасы һәм Икшермә кадет мәктәбенең егетләр командалары яулады, икенчедә Тимершык мәктәбенең егетләр һәм кызлар командалары.
-
Хөрмәтле юристлар. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз
Юрист булу - олы дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Эшчәнлегегезнең төп максаты – кабул итүгә әзерләнгән норматив хокук актларының гамәлдәге законнарга туры килгәнлегенә ирешү, дөреслек, хаклык булдыру. Кешеләр хокуклары бозылса, иң элек сезгә мәрәҗәгать итә. Гаделсезлек очракларын дөрес итеп закон нигезендә хәл итү хокукы сезгә бирелгән. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, актив гражданлык позициягез, мактауга лаеклы абруегыз алга таба да тотрыклылык һәм хокук тәртибен ныгыту нигезе булыр дип ышанабыз. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри җиңүләр һәм уңышлар телибез!
-
Терлекләрне идентификацияләү ни өчен кирәк: түләүсез вебинарга чакырабыз
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүченчә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышлана.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПКдагы вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышында катнашты
2 декабрьдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышы узды. Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, федераль ведомстволар, АПК төбәк идарә органнары, шулай ук тармак берлекләре һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
-
Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына ике ак арыслан китерделәр
Крикс һәм Каспер кушаматлы арысланнар 2014 елда Кырым Республикасының «Тайган» паркында дөньяга килгән.
-
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен концерт
1 декабрь көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Сөлә авыл мәдәният йорты мөдире һәм Курсабаш авыл китапханәсе мөдире белән берлектә, Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат– мәктәбендә укучылар өчен «яхшы кәефләр дә ташламас» дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар.
-
Татарстанда ришвәтчелек киң таралган эшчәнлек өлкәләрен атадылар
Ришвәтчелектә күбрәк торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм медицина оешмасы хезмәткәрләре тотыла.
-
Владимир Путин киләсе атнада ковидка каршы прививка ясый башларга йөкләмә бирде
Россия Президенты төбәкләрдә медицина үзәкләре ачуга багышланган видеоконференциядә катнашты.