Сабада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 10 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Аларның дүртесе чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«26 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (24 кеше) һәм 60-70 (21 кеше).
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (49 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – 11, Яшел Үзән районында - 11, Саба районында - 10 очрак ачыкланган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев