4 декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -17..-22, аязганда -24..-29 градус. Көндез -11..-16 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
Чыганак: intertat.tatar


Нет комментариев