Татарстан аграрийлары ташламалы лизинг программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын "алдан броньлау" мөмкинлегенә ия булдылар
Яңалыклар

Татарстан аграрийлары ташламалы лизинг программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын "алдан броньлау" мөмкинлегенә ия булдылар

АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте – ул «Алдан броньлау» процессын башлап җибәрде, бу иске елда куелган бәя буенча, тагын өстәмә ташлама белән техника сатып алу өчен заявка рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә. Шул исәптән аванс түләве 0%тан башлана һәм төп шартнамә буенча соңрак түләү срогы киләсе елның 1 сентябренә кадәр билгеләнгән.

Әлеге чара бүгенге икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм сезонлы кыр эшләрен уңышлы уздыру бурычы куелган Россия аграрийларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Программада авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче эре предприятиеләр катнаша, болар:«Ростсельмаш»,«Петербург трактор заводы»,«Клаас Восток»,«Брянсксельмаш»,«Евротехника»,«Пегас-Агро»,«БТЗ»,«Квернеленд Груп СНГ»,«МТЗ-Татарстан»,«Ярославич»,«СДФР»,«Аграрная Группа»,«Агросервис-Техника»,«Лилиани»,«Анитим»,«РЗЗ»,«Воронежсельмаш», шулай ук барлык татарстанлыларга билгеле - "Казансельмаш". Моннан тыш, җитештерүче компанияләр техникага һәм җайланмаларга өстәмә ташламалар тәкъдим итәләр.

Техника сатып алу мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры:8-800-444-16-70 буенча консультация алырга мөмкин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru


Нет комментариев