Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда рус теленнән БДИ өчен 34 укучыга – "2"ле

Кичә кич мәҗбүри фән - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы сөендерә: Татарстанда уртача күрсәткеч 3 баллга югары күтәрелгән. Быел ул 69 балл булган. Узган ел 65,8 балл иде. Татарстанның 57 укучысы рус теле имтиханын 100 баллга тапшыра алган. Узган уку елында аларның саны 69 иде....

Кичә кич мәҗбүри фән - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы сөендерә: Татарстанда уртача күрсәткеч 3 баллга югары күтәрелгән. Быел ул 69 балл булган. Узган ел 65,8 балл иде.

Татарстанның 57 укучысы рус теле имтиханын 100 баллга тапшыра алган. Узган уку елында аларның саны 69 иде. Имтиханны тапшыра алмаучылар да бераз кимегән. Гомумән алганда 34 укучы минималь чикне үтә алмаган. Бу - 0,19 %ны (узган ел 0,19 %)тәшкил итә.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 18156 Татарстан укучысы тапшырган иде.

Бүген математика фәне буенча (база дәрәҗәсе) имтихан нәтиҗәсе билгеле булырга тиеш.

11 июньдә 5384 татарстанлы - физикадан, 1620 укучы чит телдән язмача имтихан тапшырачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев