Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда такси белән капма-каршы бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Зыян күргән тагын ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр.

Татарстанда йөк төягән тагылмасы булган җиңел машина такси белән капма-каршы бәрелешкән, йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.


Бүген иртән иртүк республиканың Баулы районында Казан — Оренбург трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт шаһитлары сөйләвенчә, йөк төягән тагылмалы «Жигули» машина йөртүчесе күтәренке юлда транспорт белән идарә итә алмаган, машина каршы якка чыгып киткән, анда ул «Рено» җиңел машинасы (такси) белән бәрелешкән.


«"Классика" шоферы автомобиль салонында кысылып калган. Коткаручылар һәм табиблар килгәндә ир-ат үлгән була инде. Зыян күргән тагын ике ир-атны хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары. 

Фото: шаһитлар

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев