3 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Covidка каршы көрәш өчен 20 млн сумлык җиһазларны Түбән Кама табиблары алачак
Түбән Кама РҮХдә яңа ИВЛ аппаратлары һәм үпкәләрне сканерлау өчен датчиклар белән җиһазландырачаклар.
-
Саба авылларында Интернет барлыкка киләчәк
Россия цифрлы үсеш министрлыгы Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл һәм авыл кергән.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты коронавирус вакытында үз-үзеңне дәвалау нәрсә белән куркыныч булуын аңлатты
РКБда пациентны стационар дәвалау кирәклегенә китергән очраклар аз булмады.
-
Татарстанның "Юнармия"се Россиядә 2020 елда иң яхшысы булды
2019 ел белән чагыштырганда, хәрәкәтнең төбәк бүлеге күрсәткечләре ике пунктка яхшырды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Могҗизалар кыры" уены
«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе» көзге каникулларны бик күңелле һәм кызыклы шоу белән башлап җибәрде. 2 нче ноябрь көнне Гарипова Г. М.һәм Яхина Г.И. "Могҗизалар кыры" - "Поле чудес" дип исемләнгән шоу программа уздырдылар . Уенның темасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Уенда Татарстаныбызның шәһәрләре, халкыбызның милли ризыклары, һәйкәлләре турында сораулар урын алды. Балалар бик тапкыр булып чыктылар, уен бик күңелле үтте.
-
Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан
"Гомәр" белән "Гөлбикә" балалар бакчаларына да кайтарылачак.
-
Татарстанда такси белән капма-каршы бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган
Зыян күргән тагын ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на магистральных трубопроводах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонтные работы на участках магистральных трубопроводов в Пермском крае, Самарской области, республиках Татарстан, Удмуртия и Чувашия.
-
Балалар экскурсиягә килә
Көзге каникул көннәрендә редакциябездә Саба гимназиясенең 5 “Д” сыйныфы укучылары (класс җитәкчесе Гөлназ Габдрәкыйпова) булып, редакция эшчәнлеге белән танышып киттеләр. Редактор, журналист, газетаны версткалаучы, корректор һөнәрләре белән тыныштлар, “Саба таңнары”ның матбугат музеенда булдылар.
-
Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә яңа төзелгән маллар торагы кулланышка тапшырылды
Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә терлекчелек тармагына зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә Шекше бүлекчәсендә яңа 260 баш малга исәпләнгән торак кулланышка тапшырылды.
-
Татарстан синоптиклары атна азагында көчле җил һәм кар вәгъдә итә
Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары акрынлап 4 градустан югарырак күтәрелүдән туктаячак.
-
Кукмарада җинаять кылган үсмернең үги әтисе белән тагын биш кешене тоткарлаганнар
Тоткарланучыларның барысы да террорлык акты ясарга маташуда шикләнелә.
-
Татарстанлылар министрлыклар эшенең 2021 елга өстенлекле юнәлешләрен билгеләячәк
Социаль блокның төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды.