Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан

"Гомәр" белән "Гөлбикә" балалар бакчаларына да кайтарылачак.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде.

Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.

Ул һәр курчакка методик кулланма каралганын әйтте. Курчак әйткән һәр җөмлә анда тирәнрәк ачып бирелә. Кулланмада Гомәр һәм тагын берничә татар исеменең мәгънәләре бирелгән.

«Бу балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен дә файдалы, эчтәлекле әсбап. Анда татарча сәламләү вариантлары, милли киемнәр, бизәкләр, уен кораллары турында мәгълүмат бар. Һәр балалар бакчасына дәүләт заказы буенча шул курчаклар кайтарылачак», — диде проект авторы.  

Курчаклар халыкара сәүдә мәйданчыкларында сатылачак. Тиздән интернет кибет тә эшли башлаячак. «Һәр милләт безнең үрнәкләр буенча үз милләте курчагын ясый ала. Франшиза алучыларга барысын да сөйләячәкбез», — дип әйтте Эльза Хөснетдинова. 

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X