Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар министрлыклар эшенең 2021 елга өстенлекле юнәлешләрен билгеләячәк

Социаль блокның төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштыру» бүлегендә (https://open.tatarstan.ru/polls/) һәм «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасында социаль блокның алты республика министрлыгы төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. Сүз Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, Спорт һәм яшьләр министрлыклары турында бара, дип хәбәр итә Татарстан Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.

Сораштыру 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Министрлык белгечләре формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен генә тавыш бирү түгел, ә үз вариантларын да тәкъдим итәргә мөмкин", - дип билгелиләр аны оештыручылар.

Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавәми формалаштыру проекты белән каралган. Башта Татарстан Иҗтимагый палатасы билгеләгән министрлыклар экспертлары 2021 елга ведомстволарның максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр керттеләр. Аннары бу идеяләр иҗтимагый советлар утырышларында фикер алышулар узды һәм нәтиҗәләре буенча онлайн-тавыш бирүгә чыгарылды.

Декабрьдә иң күп тавыш алган инициативалар ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында тикшереләчәк. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2021 елга биштән алып җиде өстенлекле максат билгеләнә.

Проект турында тулырак мәгълүмат махсус порталда - http://publictasks.tatarstan.ru, шулай ук, ведомстволар сайтларында «максатларны һәм бурычларны ачык формалаштыру» бүлегендә бар. Шунда ук 2020 елга өстенлекләрне үтәү нәтиҗәләре белән танышырга мөмкин.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X