Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Могҗизалар кыры" уены
«Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе» көзге каникулларны бик күңелле һәм кызыклы шоу белән башлап җибәрде. 2 нче ноябрь көнне Гарипова Г. М.һәм Яхина Г.И. "Могҗизалар кыры" - "Поле чудес" дип исемләнгән шоу программа уздырдылар . Уенның темасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Уенда Татарстаныбызның шәһәрләре, халкыбызның милли ризыклары, һәйкәлләре турында сораулар урын алды. Балалар бик тапкыр булып чыктылар, уен бик күңелле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев