Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда умартачалыкны үстерергә җыеналар

Умартачылык өлкәсендә яңа закон проекты эшләнгән, анда умартачылык өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре, бу өлкәдә дәүләт ярдәме чаралары билгеләнә.

Татарстанда умартачылыкны үстерергә ниятлиләр. Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» закон проектын карады.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, умартачылыкны нәтиҗәле үстерү максатыннан, 2021 елның 29 июнендә «РФ дә умартачылык турында» федераль закон үз көченә кергәнен искәртте.

Бу закон бал кортларын саклап калу өчен, төрле авыруларны кисәтү һәм бетерү, аларның пестицидлар, химикатлар белән агулануын кисәтү, умартачылык нәселле продукциясен саклап калу буенча чараларны күздә тота.

Федераль закон кабул ителгәч, «Татарстанда умартачылыкка дәүләт ярдәме турында» ТР Законына да анализ ясалган. Нәтиҗәдә, умартачылык өлкәсендә яңа закон проекты эшләнгән, анда умартачылык өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре, бу өлкәдә дәүләт ярдәме чаралары билгеләнә.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев