26 ноябрь 2021 яңалыклары
-
27 ноябрьгә һава торышы
27 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Яшь каләмчеләр – бездә кунакта
Мәктәп укучылары арасында яшь каләм ияләрен барлау, аларны ачыклау максатыннан «Каурый каләм» иҗат бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгегә юлланган язмаларның иң уңышлы дип табылганнары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда да урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге кысаларында яшь иҗатчылар белән якыннан аралашу, тыгыз элемтә булдыру, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау максатыннан редакциябездә очрашулар да оештырыла. Бүген Юлбат, Сатыш, Түбән Шытсу, Сабабаш, Саба сәләтле балалар мәктәпләре укучылары һәм укытучылары газетабызның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Управление приглашает на вебинар
9 декабря 2021 года в 10.00 часов Управление ФНС России по Республике Татарстан проведет бесплатный вебинар для налогоплательщиков по теме: «Порядок уплаты фиксированных платежей индивидуальными предпринимателями по страховым взносам. Пониженные тарифы страховых взносов в 2022 году. Особенности применения специальных налоговых режимов налогообложения».
-
Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 24 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда ел башыннан Cоvid-19 белән авыручылар саны 2117 кеше, шул исәптән пневмониядән дәваланучылар 1191 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән 62 кеше авырый, стационарда - 17 кеше һәм амбулатор 45 авыручы исәпләнә.
-
Татарстан Республикасы мелиорация буенча федераль программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша
Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә адреслы федераль инвестицион программа (ФАИП) кысаларында сугару комплексының җиде эре объектын реконструкцияләү буенча чаралар башкарыла. Шул исәптән республиканың Апас районындагы Багыш торак пункты янында сугарулы гидротехник корылманы реконструкцияләү вакытыннан алда төгәлләнде. Шулай ук план срокларыннан шактый алда тагын дүрт сугару системасы - Әлки, Мамадыш, Балтач һәм «Чаллы-Яшелчә» файдалануга тапшырылды.
-
Алдауның яңа төре
РФ Пенсия фонды интернетта мошенниклыкның яңа төре – иминият тупланмаларын кире кайтару турында e-mail аша ялган мәгълүмат таратылуы турында кисәтә. Татарстанлыларга «Яндекс.Почта» сервисында ачылган электрон адреслардан хатлар килә. Хатка “Кире кайтаруны рәсмиләштерергә” дигән төймә урнаштырылган һәм “переводның уникаль номеры” күрсәтелгән. Фонд бүлеге белгечләре бу төймәгә басмаска һәм билгесез сайтларда үз банк карталарыңның мәгълүматларын кертмәскә куша.
-
Яңа ел да җитә
Саба муниципаль районы башлыгы Яңа ел якынлашу уңаеннан оешма-предприятие-учреждениеләр, авыл җирлекләре һәм шәхси хуҗалыклар арасында «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» традицион бәйгесен үткәрүгә старт бирде.
-
Татарстанда умартачалыкны үстерергә җыеналар
Умартачылык өлкәсендә яңа закон проекты эшләнгән, анда умартачылык өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре, бу өлкәдә дәүләт ярдәме чаралары билгеләнә.
-
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные уроки в одиннадцати школах
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные встречи в формате тематических уроков с учениками школ в регионах присутствия предприятия – Пермском крае, Самарской области, республиках Татарстан и Удмуртия. Участниками встреч стали ученики старших классов, которым в ближайшее время предстоит определится с выбором профессии.
-
Теләктәшләр тагын табылсын
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә, оешмаларда үзара салымга 2022 елда башкарылачак эшләрне барлауга багышланган җыелышлар уза.
-
«Ак Барс» — СКА матчында җиде гол, өч видеокабатлау, ике исәпкә алынмаган алка булды
Казан хоккей командасы 3:4 исәбе белән оттырды.