Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 24 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда ел башыннан Cоvid-19 белән авыручылар саны 2117 кеше, шул исәптән пневмониядән дәваланучылар 1191 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән 62 кеше авырый, стационарда - 17 кеше һәм амбулатор 45 авыручы исәпләнә.
Район буенча барлыгы 15090 кеше вакцина ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле халыкның 65,6 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим).
60 яшьтән югары булучыларның 40,3 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. Гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 68 кеше үлгән, үпкә ялкынсынуыннан – 8 кеше.
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев