Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләктәшләр тагын табылсын

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә, оешмаларда үзара салымга 2022 елда башкарылачак эшләрне барлауга багышланган җыелышлар уза.

Бергәләп хәл итәсе җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр турында сүз барганда халык фикере – иң мөһиме. Очрашулар эпидемиология вәзгыятен исәпкә алып үткәрелә. Тимершык авыл җирлегендә, мәсәлән, үзара салымга эшлиселәрне ковид чикләүләренә кадәр үк, октябрь ае ахырында һәр авылның гражданнары белән киңәшеп, җыелыш карарына керттеләр.

“Ике атна алдан референдум билгеләү турында карар чыгарылды. Җыеннар үткәч, тавышлар исәпкә алынып, һәр авылда да референдум үткән булып саналды. Әйтик, Сабайда хәзер тавыш бирү хокукы булган 31 кеше яши. Алар белән сөйләшенгәннән соң Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең истәлеген мәңгеләштергән һәйкәл кую мәсьәләсе күтәрелде. Әмма республика бюджетыннан дүртләтә арттырып бирелгәнен исәпкә алганда да, 31 кешедән җыелган 300әр сумга һәйкәл салып булмый. Шуңа күрә Сабайда туып-үскән якташларга (күбесе Сабада яши) хәбәр биреп, алар үз өлешләрен кертергә булдылар. Ягъни иганәчеләр табылды. Шулай итеп, 1000әр сумны читтә яшәүчеләр кертәчәк. Алар җыйган акча республикадан 1гә 4 нисбәтеннән биреләчәк суммада да чагылачак. Шулай ук Көек авылында да салым җыю үзгә һәм үзенчәлекле. Биредә чишмәләр төзекләндерү планлаштырылды. Моның өчен һәр кешедән 1390 сум акча җыелачак, шуның күп өлешен эшмәкәрләр Хурамшиннар бирергә теләктәшлек белдерде. Республика ярдәме шушы суммадан чыгып биреләчәк”,– дип аңлатты безгә Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев.

 

Көектә төзекләндереләчәк чишмә

Шушы территориягә кергән торак пунктлардан Тимершык һәм Кызыл Мишә авылларында үзара салым урамнарны төзекләндерүгә тотылачак. Ә бар урамнары да асфальтланган Миңгәрдә яшәүчеләр акчаны урамга “лежащий полицейский” ясарга тотарга карар иткән. Чөнки биредә ял базасы булганлыктан, авылга кеше күп килә, җәйге чорда туристлар да еш кайта. Халык урамнарда иминлек булдыру максатында транспорт тизлеген махсус чаралар белән акрынайтуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Җирлек башлыгы әйткәнчә, төзекләндерүләр халыкның үзе, көнкүреш уңайлыгы өчен кирәк. Метрлап булса, алга китеш барыбер бара бит. Быел, мәсәлән, Көектә – 50 метрда Татарстан, Кызыл Мишәдә 130 метрда – Тукай, Тимершыкта 270 метрда Комсомол урамнарына вак таш салынган. Миңгәрдә Утау чишмәсе территориясе төзекләндерелгән. Сабайда улаклы чишмәгә будка ясалган, территориясен тәртипкә китерәсе генә калган. Үзара салымның һәр тиене исәптә. Шуңа күрә елга бер тапкыр алына торган сумманы түләргә кем генә акчасын кызганыр икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев