Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ел да җитә

Саба муниципаль районы башлыгы Яңа ел якынлашу уңаеннан оешма-предприятие-учреждениеләр, авыл җирлекләре һәм шәхси хуҗалыклар арасында «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» традицион бәйгесен үткәрүгә старт бирде.

undefined

Хезмәт коллективлары җитәкчеләренең биналар һәм территорияләрне чыршылар, ут техникасы (гирляндалар h.б.) белән бизәүне, кар-боздан сыннар ясауны оештырулары сорала. Әзерлек барышында, узып баручы 2021 ел – Россиядә «Фән һәм технологияләр елы», Татарстанда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» итеп игълан ителгәнен, 2022 елның Россиядә «Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы», республикабызда «Цифрлаштыру елы» буларак узачагын исәпкә алып, санап үтелгән темаларны ассызыклап чагылдыру шарт. Район башлыгы җитәкчеләрне, бәйрәмгә лаеклы әзерләнеп, район халкына һәм кунакларына яхшы кәеф бүләк итәргә чакыра. Шулардан чыгып, районыбыз Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында «Иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше» республика бәйгесендә катнашачак.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев