Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы мелиорация буенча федераль программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша

Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә адреслы федераль инвестицион программа (ФАИП) кысаларында сугару комплексының җиде эре объектын реконструкцияләү буенча чаралар башкарыла. Шул исәптән республиканың Апас районындагы Багыш торак пункты янында сугарулы гидротехник корылманы реконструкцияләү вакытыннан алда төгәлләнде. Шулай ук план срокларыннан шактый алда тагын дүрт сугару системасы - Әлки, Мамадыш, Балтач һәм «Чаллы-Яшелчә» файдалануга тапшырылды.

Әлеге объектлар 2,3 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен сугара. Аларны реконструкцияләүгә гомуми чыгымнар 300 млн.сум тәшкил итә. Барлык сугару системаларында үзебездә җитештерелгән киң колачлы «Казанка» су сиптерү машиналары көйләнгән. Вакытыннан алда торгызылган объектлар үсемлекләрнең вегетация чорыннан ук эшләделәр һәм авыл хуҗалыгы культураларын җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешүне тәэмин иттеләр.

“Су сиптерү машиналарының өстенлеге – гидрантта су   басымы 3,5 атмосферага кадәр төшкәндә дә эшли алу мөмкинлеге, бу торбаүткәргечтә  басымның кимүен һәм электр энергиясен 30-45% ка кадәр янга  калдыруны  тәэмин итә. Үзебезнең сугару техникасы сыйфаты буенча да, тасфирламалары  буенча  да    чит илләрнекеннән калышмый, шул ук вакытта 30-35%ка арзанрак. Җиде секцияле машинаның стандарт озынлыгы - 444 метр, бер позициядән 60 гектардан артык авыл хуҗалыгы культураларына су сиптерелә”, - дип хәбәр итте федераль учреждениенең  «Татмелиоводхоз» идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин.

2021 елда шулай ук ФАИП кысаларында 1,2 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы җирләренә хезмәт күрсәтүче тагын өч сугару системасын реконструкцияләү буенча проектлар эшләнде.

2022 елда Татарстан мелиорация тармагы барлыкка килүнең йөз еллыгын   билгеләп үтә. Тармакта барлык федераль һәм төбәк мелиорация  предприятиеләре һәм профессиональ кадрлар сакланган, алар  ел саен 2 миллиард сумнан артыкка  проект, төзелеш һәм эксплуатацион мелиорация эшләрен башкаралар.

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев