Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда WorldSkills чемпионатында иң күп медальне Казан катнашучылары яулаган

16–22 яшьлек Казан конкурсантлары 170 медаль алды.

Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионатында 16 – 22 яшьлек катнашучылар арасында Казан алда бара. Республика башкаласы катнашучылары 170 медаль яулады. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары -Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

“Төбәк чемпионаты йомгаклары буенча Казан катнашучыларыннан тыш 16 – 22 яшьлекләр категориясендә Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт районнары конкурсантлары яхшы нәтиҗә күрсәтте”, - дип сөйләде Татарстан вице-премьеры.

Чаллыдан катнашучылар 32, Әлмәтнекеләр 16, Түбән Кама конкурсантлары 11 медаль яулады. Юниорлар компетенциясендә шулай ук Казан алда бара (117 җиңүче), аннан Чаллы (13), Әлмәт (11), Түбән Кама (8). Моннан тыш, 11 җиңүчесе белән Яшел Үзән районы лидерлар сафында.

Бүләкләрнең күбесен Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (13 медаль), Әлмәт политехника көллияте (12), Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте (10), Яшел Үзән механика көллияте (10), Халыкара сервис көллияте (9) укучылары алды.

    “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты Татарстанда 14 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр уза.

““Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) чемпионаты 16 – 22 яшьлек конкурсантлар өчен 83 компетенциядә һәм “Ворлдскиллс Юниоры”да 53 компетенциядә оештырылды”, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

Фото:Ильнар Тухбатов/архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев