Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда язгы культуралар өчен билгеләнгән мәйданның 67 процентына орлык чәчелгән

Татарстанда язгы культуралар өчен билгеләнгән мәйданның 67 процентына орлык чәчелгән. Язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз, шикәр чөгендере чәчү эшләре дәвам итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 382,2 мең гектарга арпа чәчелгән, бу фаразланганның 95 процентын тәшкил итә, бодай - 293,8 мең гектарга, борчак - 55,1...

Татарстанда язгы культуралар өчен билгеләнгән мәйданның 67 процентына орлык чәчелгән. Язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз, шикәр чөгендере чәчү эшләре дәвам итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

382,2 мең гектарга арпа чәчелгән, бу фаразланганның 95 процентын тәшкил итә, бодай - 293,8 мең гектарга, борчак - 55,1 мең гектарга.

21,2 мең гектарга кукуруз чәчелгән, бу планның 60 проценты дигән сүз. Бүгенгә Актаныш, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама районнарында бу культура тулысынча чәчелеп беткән.

51,2 мең гектар мәйданга шикәр чөгендере чәчелгән, бу фаразланганның 90 процентын тәшкил итә. 18,3 мең гектар мәйданны рапс били, бу билгеләнгән күләмнең - 20 проценты.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев