Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстандагы күпбалалы гаиләләр җитди контрольгә алыначак

Бу турыда Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын курынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин белдерде. Республиканың һәр шәһәр һәм авылында янгынны кисәтү төркемнәре булдырылачак. Алар 25 гыйнварга кадәр һәр күпбалалы гаиләне һәм үзләре генә яшәүче әби-бабайларны җитди контрольгә алырга, аларның...

Бу турыда Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын курынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин белдерде.

Республиканың һәр шәһәр һәм авылында янгынны кисәтү төркемнәре булдырылачак. Алар 25 гыйнварга кадәр һәр күпбалалы гаиләне һәм үзләре генә яшәүче әби-бабайларны җитди контрольгә алырга, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кисәтү эшчәнлеге алып барырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 13 меңнән артык күбалалы гаилә һәм 14 меңнән артык ялгыз пенсионер яшәве билгеле.

Бу карар юкка гына кабул ителмәде, билгеле. Билгеле булганча, бүген республикада коточкыч фаҗига теркәлде. Лениногорск районында берьюлы биш бала һәм аларның әниләре янып үлде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X