Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга багышланган фильм күрсәтелә

14 октябрьдә 21.20 сәгатьтә "Россия-2" телеканалында тамашачылар игътибарына "Россия без террора" документаль фильмнар циклыннан "Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность" фильмы күрсәтелә. Фильмны эшләүчеләрне телевизор караучыларның фикере дә кызыксындыра. Татарстанда яшәүчеләр фильм хакындагы фикерләрен түбәндәге электрон почтага җибәрә ала: opinion@tatar-inform.ru. Исегездә булса, беренче фильм 6 октябрьдә күрсәтелде инде. Анысы,...

14 октябрьдә 21.20 сәгатьтә "Россия-2" телеканалында тамашачылар игътибарына "Россия без террора" документаль фильмнар циклыннан "Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность" фильмы күрсәтелә.


Фильмны эшләүчеләрне телевизор караучыларның фикере дә кызыксындыра. Татарстанда яшәүчеләр фильм хакындагы фикерләрен түбәндәге электрон почтага җибәрә ала: opinion@tatar-inform.ru.

Исегездә булса, беренче фильм 6 октябрьдә күрсәтелде инде. Анысы, Сириядәге вәзгыятькә багышланганы, "Россия без террора. Завербованные смертью" дип аталды һәм барыннан да элек яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән иде. Фильм шулай ук россиялеләрнең террорчылык эшчәнлегендә катнашу өчен чит илләргә чыгу очраклары ешаеп китүгә бәйле рәвештә дә бик актуаль.

Документаль фильмнар реаль кеше язмышларына, илдә һәм дөньяда барган фактлар һәм вакыйгаларга нигезләнгән.

Циклның максаты - халыкка террорчылык эшчәнлегенең асылы, аның зур куркыныч тудыруы хакында мәгълүмат бирү; милләтара һәм конфессияара дуслык нигезендә социаль тынычлык һәм хезмәттәшлек, бердәм җәмгыять идеяләрен пропагандалау; Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген, традиция һәм гореф-гадәтләрне күрсәтү; илебез территориясендә урнашкан изге җирләргә игътибарны җәлеп итү.

20сендә - "Россия без террора. Дагестан. Война и мир";

21ендә - "Россия без террора. Мусульманские святыни";

27сендә - "Россия без террора. Чечня. Возрождение" серияләрен дә тамаша кылырга мөмкин.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев