Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларга приставларга чиратта торырга туры килмәячәк - алдан язылырга мөмкин

Суд приставларына кабул итүгә Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында язылырга һәм үз чиратын көтмичә, билгеләнгән вакытта килергә мөмкин.

Кабул итүгә ничек язылырга?
1. Россия ФССП Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча рәсми сайтына - r16.fssp.gov.ru керегез;
2. Сайтның төп битендә астарак «Кабул итүгә язылу» бүлеген сайлагыз;
3. Шәхси кабул итүгә язылу тәртибе белән танышып, «ЕСИА буенча авторизация» сайлагыз ( Gosuslugi.ru сайтында теркәлгән булырга кирәк);
4. Язуның электрон формасын тутырыгыз һәм «Кабул итүгә язылырга»ны сайлагыз. Шул ук вакытта теләгән датаны сайларга тәкъдим ителә, югыйсә система ирекле вакытны автомат рәвештә билгели.

Алга таба сез күрсәткән электрон почтага талон-раслауның күчермәсе җибәреләчәк. Кабул итү алдыннан паспортны һәм талонны күрсәтергә кирәк.

Игътибар итегез, шәхси кабул итү гражданнарда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында, шәхси саклану чаралары (битлек, перчатка) булганда гамәлгә ашырыла.

Кабул итүгә алдан язылмыйча гына эләгеп буламы?

Алдан язылмыйча көн саен дежур хезмәткәр тарафыннан оператив чишелеш таләп итә торган социаль әһәмиятле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырыла: акчаларга салынган арестны алу, керемнәрдән тотып калу күләмен киметү, мөлкәтне теркәүне тыюны бетерү, алимент буенча бурычларны исәпләү.

Башка мәсьәләләр буенча дежур суд приставына кабул итүгә язылу телефон яки интернет-сайт аша башкарыла.

Татарстанлылар еш кына акчадан арестны алу, мөлкәткә карата гамәлләрне тыю кебек чикләү чаралары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук, гражданнарны ни сәбәпле бурыч барлыкка килүе кызыксындыра.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарга Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе сайтындагы http://r16.fssprus.ru/ яисә ФССП мобиль кушымтасындагы бурычларны вакытында тикшерергә һәм капларга тәкъдим итәбез. Моның өчен исем-фамилия-әтиегез исемен һәм туу датасын кертү дә җитә. Онлайн режимында, шулай ук, бурычны түләргә яки банкта түләү өчен квитанцияне бастырырга мөмкин. Федераль салым хезмәтенең мобиль кушымтасы, шулай ук, яңа бурыч барлыкка килгән яки булган үзгәрешләр очрагында хәбәрнамәгә язылырга мөмкинлек бирә.

Агымдагы елның 7 аенда рәсми сайтта 440 меңнән артык татарстанлы үз бурычларын белде. Быел Квитанцияләр идарәсе сайтында бурычны түләүчеләрнең саны ике тапкырдан күбрәккә артуы күзәтелә.

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X