29 октябрь 2020 яңалыклары
-
30 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак
30 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяктан 6-11 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез +3..+8˚ градус.
-
Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
Бүген Саба шәһәр җирлеге Советы депутатларының чираттагы утырышы үткәрелде. Аның көн тәртибе буенча Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Әлеге вазифага конкурс Саба шәһәр җирлеге Советы карары нигезендә 25нче сентябрь көнне игълан ителгән иде, конкурс комиссиясенә 3 кандидаттан документлар кабул ителде. Конкурс комиссиясе утырышы карары буенча, 2 кандидат Совет утырышына каралырга тәкъдим ителде.
-
Россия Хөкүмәте Татарстанга коронавирустан дәвалау өчен 790 млн сум акча бүлеп биргән
«Фондның киләсе елга бюджетында коронавирустан дәвалау очраклары санын алдан фаразламыйбыз. Быелгы кебек үк, фактка карап кына түләячәкбез», — диде Алсу Мифтахова.
-
Район Советы утырышы
Бүген район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә узган Саба муниципаль районы Советы утырышының беренче көн тәртибендә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе билгеләү мәсьәләсе каралды. Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Марат Рашат улы Ишниязовны бертавыштан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар.
-
Казан янында танклар колоннасын видеога төшереп алганнар
Видеода ике дистәгә якын танкны санарга һәм аларның торак йортлар янында нинди зур тавыш чыгаруын ишетергә мөмкин.
-
«Татмедиа»ның TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган
Рөстәм Миңнеханов милли костюм киеп төшкән роликны караучылар саны миллионга якынлашып килә.
-
Җирле үзидарә органнарының хәрби-исәпкә алу хезмәткәрләре белән дәрес үткәрде
2020нче елның 23нче октябрендә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты (Саба һәм Теләче районнары, муниципаль районнар) белән берлектә, Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм оешмалары (учреждениеләре, предприятиеләре) хәрби-учет хезмәткәрләре белән берлектә, Саба муниципаль районы хәрби-учет хезмәткәрләре белән дәрес үткәрде. Дәрес барышында 2020 елда беренчел хәрби исәпкә алуны иң яхшы оештыру смотр-конкурсына йомгак ясалды.
-
Как выстроить успешный бизнес на селе?
Как построить успешный бизнес на селе? Какое направление выбрать? С чего начать? Какую поддержку и субсидии можно получить от государства? Что поможет принимать верные управленческие решения и повышать рентабельность? Обо всем этом можно узнать в онлайн школе для аграриев.
-
Татарстан мәгариф министры: Бүгенге көндә дистанцион укуга күчү турында сүз бармый
Мәктәп укучыларының көзге каникулын гадәттәгечә 2-8 ноябрьдә үткәрү планлаштырыла.
-
Фәррахов дарулар сатып алу турында яңа закон төзергә тәкъдим итте
Россия медучреждениеләре дәүләт сатып алулары турындагы закон буенча дарулар белән тәэмин ителә, әмма ул инновацион препаратларны сатып алырга мөмкинлек бирми. Килеп туган хәлне тамырдан үзгәртү өчен, җайга салуда яңа алымнар эшләргә яки хәтта дарулар сатып алу турында яңа закон булдырырга кирәк, дип саный Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.
-
Лесхоз интернат-йортында көзге эшләр
Бу атнада Лесхоз интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә территорияне җәйге чордан соң чистартуда, сарымсак, карлыган, крыжовник утыртуда актив катнаштылар.
-
Татарстанлыларга приставларга чиратта торырга туры килмәячәк - алдан язылырга мөмкин
Суд приставларына кабул итүгә Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында язылырга һәм үз чиратын көтмичә, билгеләнгән вакытта килергә мөмкин.
-
Лениногорскидан Илдар Мостафин Татарстанда көллият студентлары арасында иң яхшысы дип танылды
Татарстанның фәнни, мәдәни, ирекле, спорт юнәлеше студентлары булган яшь активистлар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алдылар. Гран-прины Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшырды.
-
Чечняда яңа туган баласына Пәйгамбәр хөрмәтенә исем кушучыларга 100 мең сум бирәләр
29 октябрьдә дөньяга килгән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр, аның гаилә әгъзалары, хатыннары һәм көрәштәшләре исеме кушылган балаларны төбәк иҗтимагый фонды бүләкли.
-
Онлайн укы: бүген бухгалтерлык исәбе үзенчәлекләрен үзләштерәбез
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә бухгалтерлык исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.