Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онлайн укы: бүген бухгалтерлык исәбе үзенчәлекләрен үзләштерәбез

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә бухгалтерлык исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.

Сылтама - school.agropoliya.ru/buh

Семинар барышында Казан дәүләт аграр университеты Икътисад институтының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы доценты Альберт Исхаков түбәндәгеләр турында сөйлиячәк:

*кооперативларда бухгалтерлык һәм идарә исәбен дөрес алып бару ни өчен мөһим;

*исәп алып бару өчен нинди инструментлар бар;

*компания үсешенә бу ничек ярдәм итә.

Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер:88005502441 буенча теркәлергә кирәк.

AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:

•Чат-бот - https: //sschool.agropoliya.ru/ сайтында

•Электрон почта - school@agropoliya.ru.

Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

@agro__online аккаунтына язылыгыз һәм уку өлкәсендә барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев