29 октябрь 2020 яңалыклары
-
Саба эколидерлары
Без мини ток чыганагы булган батарейкасыз тормыш-көнкүреш бармый торган заманда яшибез. Аларны бик күп приборларда: сәгатьләрдә, фонарьларда, фотоаппаратларда, калькуляторларда, уенчыкларда, пультлы машиналарда һәм башка җиһазларда кулланабыз. Кызганыч, гомерләре генә озын түгел. Бигрәк тә балалар уенчыклары токны күп “ашый”. Сатып алганыңа ничә генә көн – ул инде эшләми. Уенчык кирәксез әйбергә әйләнә (батарейкасын алыштыручылар бик сирәк) һәм чүплеккә чыга. Бу инде әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү дигән сүз. Файдалану чорында батарейкаларның бер зыяны да юк, әмма чүплеккә чыгып, таркала башласа, куркыныч калдыкка әверелә. Шуңа күрә аларны контейнерларга ташламаска кирәк... дип әйтүе генә ансат. Ташлыйбыз бит, җәмәгать. Гади батарейкаларның үзендә күпме куркыныч саклаганын белеп бетермибез, экологик грамоталылык җитми, яисә теләмибез. Бу мәсьәләдә безгә эколидерлардан үрнәк алырга вакыт һәм кирәк тә.
-
Татарстанның табибларына һәм шәфкать туташларына 3 меңнән артык волонтер-медик ярдәм итә
Республика медицина персоналына ярдәм күрсәтергә, волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, теләге булган һәркем булдыра ала.
-
Илдар хәзрәт Баязитов: Изоляция вакытында көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык
Казанда «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә һәм хәзер көн саен мохтаҗларга 150 ланч-бокс өләшәләр.
-
Татарстанда «Без бергә» өлкәннәргә ярдәм күрсәтү акциясе дәвам итә
8 (800) 200-34-11 кайнар линиясе номерына шалтыратып, татарстанлылар кирәк әйберне алып килеп бирүгә заявка калдыра ала.
-
Шәрәфетдинова: М12 автотрассасы ТРда кунакханәләр һәм кафелар төзүгә этәргеч бирәчәк
Татарстан рестораторлары ассоциациясе башлыгы кунакчыллык өлкәсендә бизнес өчен Мәскәү – Казан магистрале төзелешенең мөһимлеген бәяләде.
-
Без йоклаганда да алар сакта...
29 октябрьдә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ведомстводан тыш сак хезмәте - дәүләт һәм хосусый милек, җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның иминлеге сагында торучы иң кирәкле һәм җиһазландырылган хезмәтләрнең берсе. Табиблар, янгын сүндерүчеләр, хокук саклаучылар кебек алар да, тәүлек дәвамында кизү тора, ягъни безнең төнлә дә, көндез дә тынычлыгыбызны тәэмин итә.
-
Сак хезмәте көне белән
Хөрмәтле район ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге коллективы! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сезнең уяу хезмәт – район халкының иминлеге ул. Үзегезгә тапшырылган объектларны саклауда һәм милеккә каршы эшләнә торган һәртөрле җинаятьләрне булдырмый калуда, шул ук вакытта үзегез хезмәт күрсәткән участокларда җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә зур эш башкарасыз.