Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Без бергә» өлкәннәргә ярдәм күрсәтү акциясе дәвам итә

8 (800) 200-34-11 кайнар линиясе номерына шалтыратып, татарстанлылар кирәк әйберне алып килеп бирүгә заявка калдыра ала.

Татарстанда өлкән кешеләргә азык-төлекне түләүсез китерү буенча «Без бергә» ярдәм күрсәтү буенча Гомумроссия акциясе яңартылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә акциянең волонтерлык штабы җитәкчесе һәм “Волонтер-медики” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.

"Заявкаларны барысыннан да кабул итәргә тырышабыз, әмма акцент - ул, әлбәттә, куркыныч төркемендә булган кешеләр: өлкән яшьтәге, аз мобильле кешеләр, ялгыз яшәүчеләр һәм хроник авырулары булган кешеләр", - дип ачыклык кертте Анна Макарова.

Волонтерлар азык-төлек продуктлары һәм дару препаратлары китерә. 8 (800) 200-34-11 кайнар линиясе номерына шалтыратып, татарстанлылар алып килеп бирүгә заявка калдыра ала. Өч көн дәвамында заявка штабка килә. Волонтер-медиклар гариза бирүче белән элемтәгә керә, аңа нәрсә алып килергә кирәклеген ачыклыйлар.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев