Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Сак хезмәте көне белән

Хөрмәтле район ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге коллективы! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сезнең уяу хезмәт – район халкының иминлеге ул. Үзегезгә тапшырылган объектларны саклауда һәм милеккә каршы эшләнә торган һәртөрле җинаятьләрне булдырмый калуда, шул ук вакытта үзегез хезмәт күрсәткән участокларда җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә зур эш башкарасыз.

Хезмәтегез югары бәяләнә, физик һәм юридик затлар куйган таләпләргә җавап бирә. Киләчәктә дә, хезмәтегезне яхшы күрсәткечләр генә бизәсен, сезнең хезмәттән файдаланучылар саны артсын. Нык сәламәтлек, бәхет телибез, алга таба да үз бурычларыгызны җаваплылык белән үтәрсез дигән ышанычта калабыз.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев