Саба эколидерлары
Без мини ток чыганагы булган батарейкасыз тормыш-көнкүреш бармый торган заманда яшибез. Аларны бик күп приборларда: сәгатьләрдә, фонарьларда, фотоаппаратларда, калькуляторларда, уенчыкларда, пультлы машиналарда һәм башка җиһазларда кулланабыз. Кызганыч, гомерләре генә озын түгел. Бигрәк тә балалар уенчыклары токны күп “ашый”. Сатып алганыңа ничә генә көн – ул инде эшләми. Уенчык кирәксез әйбергә әйләнә (батарейкасын алыштыручылар бик сирәк) һәм чүплеккә чыга. Бу инде әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү дигән сүз. Файдалану чорында батарейкаларның бер зыяны да юк, әмма чүплеккә чыгып, таркала башласа, куркыныч калдыкка әверелә. Шуңа күрә аларны контейнерларга ташламаска кирәк... дип әйтүе генә ансат. Ташлыйбыз бит, җәмәгать. Гади батарейкаларның үзендә күпме куркыныч саклаганын белеп бетермибез, экологик грамоталылык җитми, яисә теләмибез. Бу мәсьәләдә безгә эколидерлардан үрнәк алырга вакыт һәм кирәк тә.
Сүзне шуларның берсе –Саба кызы Фәридә Хәлиловага бирик әле.
Ул әлеге теманы яхшы өйрәнгән экология активисты булып чыкты. “Яшәгән мохитебез безнең көндәлек тормышта үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле,– диде Фәридә Хәлилова экология темасына әңгәмәбез вакытында.– Әйтик, чүп савытына ташланган бер батарейка, якынча 20 квадрат метр туфракны, якынча 400 литр суны авыр металлар – кургаш, кадмий, никель, цинк, марганец, литий белән зарарландырырга мөмкин. Контейнерлардагы көнкүреш калдыклары полигонга түгелә. Батарейкалар вакыт үтү белән таркалалар, шул сәбәпле алардагы агулы матдәләр әйләнә-тирәлеккә эләгә. Онкология чире күп дибез. Моның сәбәбен табигатьнең пычрануыннан да эзләргә кирәк. Атмосферага батарейкалар янганда-таркалган бүленеп чыккан диоксин яман шеш авыруларына китерә, ул матдә суга һәм туфракка эләгеп, үсемлекләрдә туплана, ә үсемлекләр белән уз чиратында кешеләр туклана. Моннан бер генә нәтиҗә чыгарырга мөмкин: батарейкаларны чүпкә чыгармаска кирәк. Һәр контейнер янына аларны чүп савытына ташламаска дигән плакат куелсын иде. Кешеләр моны, һичшиксез, дөрес кабул итәчәк. Бервакыт чүплек савытына чиләге белән пластик шешәләр күтәреп килүче апаны күрдем дә, батарейкалар кебек үк аларның да табигатькә зыян салуын аңлаттым. Теләсә нинди пластик акрынлап микрокисәкчәләргә таркала. Микропластик су аша кеше, хайваннар организмына үтеп керә һәм үзенә төрле агулы матдәләр туплаучы буларак, төрле авырулар китереп чыгара. Шуларны аңлаткач, апабыз, белмәгән идем, рәхмәт сиңа, дип кире борылып китте...”
Фәридә Хәлилова полигонга батарейкалар чыгарылуын үзеннән өлеш кертеп ничек тә киметергә тырышучы эколидерлар турында да сөйләде. Районда кулланылыштан чыккан ток чыганакларын җыю өчен булдырылган нокталарның берсе “ФРГ” кибетендә. Акцияне оештыручы инициаторның берсе Фәнзил Шакиров.
Оешма бу юлы 360 килограмм батарейка җыеп, Чиләбедәге "Мегаполисресурс” компаниясенең (Россиядә батарейкаларны эшкәртүче бердәнбер завод) Казандагы вәкиллегенә тапшырган. Акциянең ничек оештырылуы турында инстаграмның eco_life_saby битендә танышырга мөмкин. Анда тәфсилләп аңлатылганча, берсен 10 граммнан алганда да, 36 мең батарейка чүплеккә чыгарылмый калган. Нәтиҗәдә 720 мең квадрат метр туфрак, 1,4 миллион литр су пычрануга дучар ителмәгән. ”Күптәннән борчыган мәсьәлә иде. Чөнки без генә елына күпме батарейка сатабыз. Әле бит башка кибетләр дә бар. Батарейка җыюны 2017 октябрендә башладык. Шул елны Төркиягә экологик “ЭКСпо”га бардым. Шунда Германиядә эшләнгән батарейка җыю автоматлары күрдем. Батарейка өчен картаңа күпмедер акча да күчерелә. Россиягә кайткач шуны белдем: бездә, киресенчә, батарейка өчен аны җыючы акча түләргә тиеш икән. Шулай да өметне эзмәдек. Бер җае чыгар дип, җыя башладык, искергәнен алып килүчеләргә яңа батарейкага 10 процент ташлама да керттек. Халык кызыксынды, килә, тапшыра. Фәридә аша “Мегаполиресурс” белән килешү төзегән Борис Харченко белән таныштык. Батарейкаларны аңа илтеп бирәбез. Эш хәзер дә дәвам итә. Аларны чүплеккә ташламыйча, безгә тапшырган сатып алучыларга зур рәхмәт белдерәсе килә”,– ди Фәнзил Шакиров.
Районыбыз эколидерларының тагын берсе – китапханәче Гөлнара Мостафина. Район үзәк китапханәсе “Файдаланылган батарейкаларны тапшыр!” акциясен башлаучыларның берсе Гөлнара иде.
Рөхсәт белән бәйле проблема килеп чыккач та, табигатьне саклауга багышланган эшен туктатмады. Елга-ерганак буйларына агачлар утыртуга күчте. “Мине моңа беркем дә мәҗбүр итми. Күңелем, аллаһ шулай куша. Саба читләрендә ерганаклар бик күп. Шундый урыннарга 430 төп нарат агачы утырттык инде. Миңа Алсу апа Шәрәфетдинова булыша. Үсентеләрне башта Лесхоздан алдык. Хәзер кыргый рәвештә үскән урынга юлыктык. Өченче ел утырткан наратлар инде күзгә күренеп үсте. Ләкин арканлап куелган кәҗәләр бар, алар зыян китерә. Әмма эшемне туктатмыйм, шуннан үземә рухи канәгатьлек алам”,– ди Гөлнара.
Кыскасы, табигатьне сакларга кирәк, дип күп сөйләнмичә, Фәридә, Фәнзил, Гөлнаралар, экология өчен җан атып йөрүчеләр үрнәгенә иярергә генә кала. Бу мәсьәләдә фикерләрегезне өйрәнү өчен газетаның инстаграм укучылары белән сораштыру да үткәрергә булдык. Тузган батарейкаларны нишләтәсез: чүп чиләгенә саласызмы, аерым савытка җыеп барасызмы, тапшырасызмы, әллә башка вариантларыгыз бармы? Языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев