Саба таңнары

Без йоклаганда да алар сакта...

29 октябрьдә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ведомстводан тыш сак хез­мәте - дәүләт һәм хосусый милек, җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның иминлеге сагында торучы иң кирәкле һәм җиһазландырылган хезмәтләрнең берсе. Табиблар, янгын сүндерүчеләр, хокук саклаучылар кебек алар да, тәүлек дәвамында кизү тора, ягъни безнең төнлә дә, көндез дә тынычлыгыбызны тәэмин итә.

undefined

Саба буйлап хәрәкәтләнүче машиналар арасында “Росгвардия” дигән язулы автомобильгә игътибар итмәүчеләр сирәктер. Аны урамнарда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында очратырга мөмкин. Без оешмага барганда “мигалкалы” “Лада”ның ишек алдына кайтып туктаган чагына туры килдек. Патрульнең чираттагы инструктаж алган вакыты иде. Бүлек командиры Фәнил Сабитов экипаж егетләре Илнур Гайнетдинов, Рәнис Фәһмиев, Инсаф Шамиловка күрсәтмә биргәннән соң (фотода), машина чираттагы “обходка” кузгалды. Аларның вазифасы “сигнал” алынган урыннарга гына чыгу түгел. Патруль хезмәте халык милкен, төрле объектларны көндәлек күзәтү астында тота һәм дежур барышында һәркайсын йөреп чыга. Болары без белгәннәре генә. Оешманың төп эшчәнлеге турында инспектор Данил Дәүләтшин тулырак итеп аңлата: “Безнең оешма объектларны саклау, урлауларны булдырмау, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачу функцияләрен дә башкара. Пункт сагында 256 район объекты бар, шул исәптән кибетләр, социаль-мәдәни биналар, банклар. Шулай ук 26 шәхси йорт, 4 фатир да безнең күзәтү астында. Һәркөнне бу объектларны диспетчерлар сак астына ала. Сак сигнализациясе “тавыш” бирсә, мәгълүматлар тиз арада патрульлек итүче экипажга җиткерелә. Саклана торган объектларга бер тапкыр да чит кешеләрнең үтеп керү очраклары булганы юк, кизүләр тыныч үтә”,- ди ул.

Реклама

undefined

Оешманың авыр тимер ишеген ачып кергәч тә, биредә эшнең иң кайнаган чагына туры килдек. Үз бүлмәләрендәге җаваплы хезмәткәрләр- формадан булсынмы, гражданскиймы- һәркайсы компьютер каршында үз вазифаларына караган эш белән мәшгуль. Коллективта барлыгы 32 кеше хезмәт куя, шуларның 16сы – аттестацияләнгән хез­мәткәрләр. Без берничә кабинет ишеген генә ачып карадык. Эш барышын ныклы контрольдә тотучы начальниклары Айдар Галиев “Коллектив - бердәм, тәҗрибәле, монда үз һөнәрен яхшы белгән һәм вазыйфаи таләпләрне төгәл башкаручылар эшли” дип, таныштырды. Айдар Гыйльмулла улы ведомстводан тыш сак бүлегендә хезмәт куючыларны, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, эштә һәм шәхси тормышларында уңышлар, имин тормыш теләде. Шулай гына була күрсен. Безнең тынычлыкны тәэмин итүче бу хезмәткәрләргә без дә уңышлар телибез, “пульт”ка күңелсез сигналлар килмәсен, кизүләре һәрвакыт хәвефсез, тыныч үтсен иде.

undefined

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: