Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәррахов дарулар сатып алу турында яңа закон төзергә тәкъдим итте

Россия медучреждениеләре дәүләт сатып алулары турындагы закон буенча дарулар белән тәэмин ителә, әмма ул инновацион препаратларны сатып алырга мөмкинлек бирми. Килеп туган хәлне тамырдан үзгәртү өчен, җайга салуда яңа алымнар эшләргә яки хәтта дарулар сатып алу турында яңа закон булдырырга кирәк, дип саный Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Аның сүзләренә караганда, ул бу тәкъдимне бүген Дәүләт Думасында узарга тиешле россиялеләрне дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фракцияара эшче төркем утырышында тәкъдим итәргә ниятли.

Фәррахов Россиядә ел саен федераль бюджет хисабына дарулар сатып алуга дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә торган ассигнованиеләрнең күләме 10-15% ка арта, дип сөйләде. Аның сүзләренә караганда, киләсе елга бу максатларга 575 млрд.сум каралган.

Бюджет һәм дәүләт оешмалары дәүләт сатып алуларының контракт системасы турында Закон (№44-ФЗ) буенча препаратларны сатып ала.

«Әмма соңгы елларда без бу критерийлар эшләми торган ситуацияләр белән ешрак очрашабыз. Мәсәлән, сүз инновацион препарат турында барганда, аның бердәнбер компаниясе җитештерә торган аналоглары юк. Бу ситуациядә конкурент процедуралар үткәрүнең мәгънәсе юк, монда бернинди экономия һәм конкуренция турында сүз бармый", - дип аңлатты Фәррахов.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X