Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Бүген Саба шәһәр җирлеге Советы депутатларының чираттагы утырышы үткәрелде. Аның көн тәртибе буенча Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Әлеге вазифага конкурс Саба шәһәр җирлеге Советы карары нигезендә 25нче сентябрь көнне игълан ителгән иде, конкурс комиссиясенә 3 кандидаттан документлар кабул ителде. Конкурс комиссиясе утырышы карары буенча, 2 кандидат Совет утырышына каралырга тәкъдим ителде.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп Гыйлманов Рашат Гыйлемхан улы билгеләнде. Яңа җитәкчегә халык мәнфәгатьләрен хәл итүдә зирәк акыл һәм тынгысыз хезмәтендә уңышлар телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев