Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарстаннан ике кыз «Миссис Россия International-2020» таҗына ия булды

    «Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божова җиңде.

    Татарстанның ике вәкиле — Роза Булатова һәм Гөлнара Сираҗиева –Ростов Донда узган «Миссис Россия International-2020» илкүләм конкурсының ике төп таҗын алды. Бу хакта Булатова үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

    Роза Булатова «Миссис Россия Планета-2020» титулын яулады. Ул Болгариядә узачак Халыкара конкурста Россия данын яклаячак.

    Реклама

    Гөлнара Сираҗиева «Гранд миссис Россия International-2020» титулына ия булды. Хәзер ул Россияне АКШтагы халыкара конкурста тәкъдим итәчәк.

    «Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божова җиңүче булды. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: