Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 90нан артык гаиләсе, Пенсия фондына кермичә, кредит учреждениесендә МСК акчаларын кулланган

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге шуны искәртә: быелдан башлап, кредит акчаларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза банкта бирергә мөмкин, анда кредит ачыла.

Татарстанның 90дан артык гаиләсе әлеге мөмкинлектән файдаланган - ана капиталы акчаларын банкта ук торак шартларын яхшырту өчен гариза биргән.

"Ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел взносны түләүгә гариза бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә яки торак сатып алуга яки төзүгә кредит алган вакытта беренчел взносны түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге 11 эре банк белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде: «ВТБ», «АК Барс Банк», «Сбербанк», «Россельхозбанк», «Акибанк», «Банк Уралсиб», «Энергобанк», «Абсолютбанк», «Автоградбанк», «Альфа-Банк».

Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән татарстанлыларның пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган Хисап язмасына ия булырга кирәк.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев