Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның Даими вәкиллеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлады

Блокадачылар һәм ветераннар йөрәкләрендә тирән эз калдырган авыр сугыш елларына бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын, блокадачы татарларны Яңа ел белән котлады. Аларга Татарстан Республикасы исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Блокадачылар һәм ветераннар йөрәкләрендә тирән эз калдырган авыр сугыш елларына бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Алар кызыклы әңгәмәдәшләр, үз башларыннан кичергән гыйбрәтле хәлләр турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр һәм һич арттырусыз үсеп килүче буынга үрнәк булып торалар.

«Кадерле ветераннар! Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә. Сезгә гаилә иминлеге, бәхет һәм ныклы сәламәтлек теләп кала!», - диелә котлауда.

Фото: tatspb.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев