29 декабрь 2018 яңалыклары
-
29 декабрьдә Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән китапханәнең 100 ел еллыгына багышланган тантаналы чара узды
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Машина йөртүчеләргә 2019 елда таныклык алыштырганда яңадан имтихан тапшырасы булмый
Дәүләт автоинспекциясе матбугат чараларында тарала торган мәгълүматның дөрес түгеллеген хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә Яңа ел уңаеннан видео урнаштырды
Кадрга Черек күлдәге шугалак, Кыш бабай йорты һәм бәйрәмчә бизәлгән Кремль яр буе эләккән.
-
Элвин Грейны кабат җыр урлауда гаеплиләр
«Элвин Грей татар җырларына яңа сулыш өрә, аларга яңа тормыш бирә». Әнә шулай дип сөенә күпчелек халык популяр җырчы Радик Юльякшинның элеккеге онытылган җырларны яңартып җырлавына.
-
Айсылу әтисе белән бер сәхнәдә
Кечкенә вакытта ук җыр юнәлешендә китәсемне белдем, – ди Айсылу Габдинова үзенең бер әңгәмәсендә.
-
Югары Утар балалар йортында Яңа ел бәйрәме
Фоторепортаж.
-
Татарстанның Даими вәкиллеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлады
Блокадачылар һәм ветераннар йөрәкләрендә тирән эз калдырган авыр сугыш елларына бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
-
Татарстан сөт җитештерү күләмен арттырган төбәкләр исемлегенә кергән
Гыйнвар - ноябрь айларында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем сөт савымы 1 миллион 48,5 мең тонна тәшкил иткән.
-
Алда безне ни көтә?
Багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә, бу хезмәт бүгенге замана кешесендә дә кызыксыну уята. Кызлар – егет эзләп, хатыннар – гаилә иминлеген кайгыртып, авырулар шифа табарга тырышып, күрәзәчеләр, экстрасенслар һәм үзләрен тагын әллә нинди исемнәрдә тәкъдим иткән бер белмәгән, ят кешеләр янына чыгып китә. Тормышны тиз арада үзгәртәсе, үткәннәрне онытасы, киләчәкне яхшыртасы килә. Адәм баласының башында мең төрле уй, өмет-хыял... Тик могҗизага ышанырга кирәкме икән? Күңелдәге икеле-микеле, шикле уйларны таратырга теләп, Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмә кордык.
-
Элвин Грей татар фильмында төп рольне уйнаячак
«Мир” кинотеатрында журналистлар белән очрашу вакытында яшь кино режиссер Илшат Рәхимбай җырчы Элвин Грей катнашында фильм төшерәчәген әйтте.
-
Кыш бабай булып эшләп, кыска вакыт эчендә баеп буламы?
Яңа елны Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына китерү кыен. Кечкенә чакта и ышана идек шуларга. Имеш, Кыш бабай килә дә, шигырь сөйләгән өчен күп итеп бүләкләр биреп китә. Бүләк дигәне шул конфет, печенье инде. Ә хәзер Кыш бабайларны махсус акча түләп өйгә чакырта ата-ана. Бүләкләрне дә саллы итеп алалар.
-
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар, Саба кунаклары!
-
Аида Гарифуллина Американың “Хәерле иртә Америка” тапшыруында чыгыш ясады
Танылган татар опера җырчысы Шарль Гуноның “Ромео һәм Джульетта” операсыннан Джульетта вальсын башкарды.
-
“Теләмәгән кеше белән җырламыйм”
Татар эстрадасында көн дә яңа исемнәр пәйда була. Әмма аларның бик азы гына халык хәтерендә кала. Үзен генә түгел, җырларын да телдән төшермәгән җырчылар исемлеге артык озын түгел. Татарстанның атказанган артисты Алсу ӘБЕЛХАНОВА да шушы исемлеккә керер иде. “Пар алкалар”, “Мәхәббәтнең соңгы төне”, “Сорама хәлләремне” – бу җырларны һәм аларның башкаручысын халык беркем белән дә бутамый. Ә Алсу Әбелханова исә, беркайчан да югары үрләр артыннан кумадым, ди.
-
Кыш бабай фермаларда йөри
Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату чоры бара. Сыер савучылар, мал караучылар еллык эш күрсәткечләрен үсеш белән төгәлли.