Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыш бабай фермаларда йөри

Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату чоры бара. Сыер савучылар, мал караучылар еллык эш күрсәткечләрен үсеш белән төгәлли.

 Әйтик, “Саба” җәмгыяте Тимершык бригадасының 2012 елдан  кулланышка кертелгән Кызыл Мишә робот  фермасында барысы 19500 центнер сөт савылып, 2017 ел күрсәткеченә карата 102 процент үсеш тәэмин ителде.  Һәр сыердан уртача 6500  килограмм продукция  бирде.  Терлек симертүчеләр 750 центнер ит җитештерделәр. Үсеш – 103 процент. Яшь бозаулар караучы Фидиятулла Гый­ниятуллин, Әлфия Сабирова һәр  малдан 894 грамм тәүлеклек  үсеш  алдылар. Роботлаштырылган  ферма   күрсәткечләре операторлар  Булат Галимов, Айрат Заһриев, Илдар Сабиров,  сыер  савучылар Рәсимә Шәйхиева, Лилия Хәбибуллина һәм азык кертүчеләрнең  уртак хезмәте нәтиҗәсе. 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев