Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар, Саба кунаклары!

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2018 ел ахырына килеп җитте. Без аны олы хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да, бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. Районыбызда агымдагы ел җитештерүчән хезмәт, төзү-яңарту эшләре белән үтеп китте.  Социаль үзгәрешләрне ка­­мил­ләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыр­ту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарылды. Республикада тормышка ашырылучы  дәүләт  программаларында  актив  катнашу нәтиҗәсендә торак йортлар, социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды.  Үткән  ел  белән  чагыштырганда,  тулаем продукция  җитештерү  күләме  артты. Районыбыз социаль-икътисади үсеш буенча Татарстан Республикасында  район арасында беренче унлыктагы алдынгы районнар сафында.  Табигать шартлары бик  уңайлы булмаса да, игенчеләребез  сынатмады. Терлекчеләребез дә үз вазифаларын үтәп, елны үсеш бе­лән тәмамлыйлар. Са­ба  җирен  яратып,  би­редә  хезмәт куйган һәм эшләвен дәвам итүче район халкына ихлас рәхмәтлемен. Саба районының туктаусыз үсүе, тормыш шартларының көннән-көн яхшырак, уңайлырак була баруы – барыбызның да үз урынында тырышып эшләве нәтиҗәсе.

Хөрмәтле райондашлар! Тырыш хезмәтебез нәтиҗәләре белән истә калдырып,  2018 елны тарихка озатабыз. Ә алда – 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде һәм  ул Казанда Ворлдскиллс стандартлары буенча Дөнья чемпионаты уздырылуы белән дә истә калачак. Иң  зур бурычыбыз – балаларга  кечкенәдән дөрес итеп хезмәт тәрбиясе  бирү, һөнәргә өйрәтү. Эшче  һөнәрләр безгә Сабаның киләчәге өчен  бик кирәк. Яңа  елны зур өметләр, олы ышаныч белән каршы алабыз. 2019 ел уңай табигать шартлары белән  куандырып, нәтиҗәле хезмәт, яңа уңышларга ирешү мөмкинлеге белән килсен. Гаиләләребездә бәхет, мәхәббәт, үзара ихтирам хөкем итсен. Бәйрәм белән котлап, һәрберегезгә нык сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, муллык телим. Хуш киләсең, Яңа 2019 ел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев