Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 42 муниципаль районында күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү эшләре

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 42 муниципаль районда 999 объектның 567сендә башланган. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүмат бирде. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты...

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 42 муниципаль районда 999 объектның 567сендә башланган.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүмат бирде. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча быел 136 объектның 134ендә эшләр башланган, шул исәптән 116 гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм 7 коррекцион мәктәптә. Быел тагын 14 сәламәтләндерү лагере төзекләндереләчәк, программаны финанслау күләме 76 млн. сум тәшкил итә.
2015 елда мәдәният объектларын төзекләндерүгә килгәндә, ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 31 февралендәге боерыгы белән 2015 елда капиталь төзекләндерү уздырылачак объектлар исемлеге билгеләнгән. Исемлеккә 26 мәдәният учреждениесе кергән, бүлеп биреләсе сумма - 100 млн. сум.
Ирек Фәйзуллин шулай ук авылларны су белән тәэмин итү программасы (финанслау күләме - 650 млн. сум), авылларда төнлә яктырту, участок ветеринария пунктларын һәм башкаларны ремонталу программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте йортында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры республиканың муниципаль районнарында спорт инфраструктурасы объектларында башкарылган эшләр күләме турында да белешмә бирде (Болгар шәһәрлегендә йөзү бассейны, Лаеш районында спорткомлекс, Тәтештә спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм башкалар). Объектларда исә эшләр график буенча бара.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев