Татарстанның барлык районнары да чәчүгә кереште
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 5 майга республикада 319,7 мең гектар мәйданда язгы чәчү эше башкарылган. Бу планлаштырылган мәйданның 19 %ы дигән сүз. Татарстанның барлык районнарында да чәчүгә керешелгән. Иң күп мәйданда эш башкаручы районнар рәтендә - Сарман (22,1 мең гектар), Азнакай (16,5 мең), Чистай (15,9...
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 5 майга республикада 319,7 мең гектар мәйданда язгы чәчү эше башкарылган. Бу планлаштырылган мәйданның 19 %ы дигән сүз. Татарстанның барлык районнарында да чәчүгә керешелгән.
Иң күп мәйданда эш башкаручы районнар рәтендә - Сарман (22,1 мең гектар), Азнакай (16,5 мең), Чистай (15,9 мең) һәм Нурлат (15,1 мең) хезмәтчәннәрен күреп була.
Бөртекле культураларга килгәндә, Татарстанда 29,2 мең гектар мәйданда - бодай, 169,6 мең гектар - арпа чәчелгән. Барлык чәчелгән бөртеклеләр мәйданы - 243,7 мең гектар.
Татарстанның 15 районында шикәр чөгендере чәчелә. Лидерлар рәтендә - Сарман районы хезмәтчәннәре. Аларда 4,7 мең гектар мәйданда чөгендер чәчелгән. нурлатта - 2,8 мең, Аксубайда - 1,4 мең, Зәйдә - 1,3 мең гектар. татарстан буенча 13,5 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчелгән.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев