Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татьяна Ларионова яшьләр парламентындагы буш урыннарга яшьләрне чакырды

Яшьләр парламентында сигез буш урын булуын әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яшьләр парламентында буш урыннар булуын әйтте һәм аларга яшьләрне чакырды. Бу хакта ул бүген Халыкара авыл яшьләре конгрессының пленар утырышында мөрәҗәгать итте.

«Былтыр сентябрьдә яшьләр парламентының көчле составы сайланды. Бездә 8 вакант урын бар. Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Лаеш, Яңа Чишмә, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан вәкилләрне көтәбез. Ишекләр ачык. Бу районнарның яшьләре мине ишетер дип уйлыйм», — диде.

Ул Дәүләт Советының, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирүен билгеләп узды. Күп еллар аның авыл халкының эшлеклелеген арттыру киңәшмәләрен үткәрүен искәртте. «Авыл яшьләренең активлыгына зур игътибар бирелә. Яшьләр ул — авыл, республика киләчәге», — диде.

Татьяна Ларионова Татарстанның сөт җитештерү буенча беренче, бәрәңге уңышы буенча икенче, шикәр чөгендере буенча җиденче, терлек һәм кош ите, ашлык уңышы буенча сигезенче урында булуын билгеләп үтте.

6-9 февральдә уза торган конгресста Россиянең 50 төбәгеннән һәм 25 илдән 18-35 яшьтәге 250ләп кеше катнаша.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев