Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тавык ите ашыйм дип, суалчанга тап булдым»

Җәй җиттеме, шәһәр халкы дачага ашыга. Соңгы елларны бигрәк тә, илдә азык-төлеккә бәя арту тик ятмаска, хәрәкәтләнергә бер дигән сәбәп булды. Отпуск акчасына да үз «ындыр артымнан» ерак китеп булмаячагына тәмам инангач, чемоданнар урынына көрәк-чиләкләр төяп, быел яз башыннан бакчада торырга ниятләдем. Җиләк-җимеш кенә түгел, тавыклар үстерергә дә булдым әле....

Җәй җиттеме, шәһәр халкы дачага ашыга. Соңгы елларны бигрәк тә, илдә азык-төлеккә бәя арту тик ятмаска, хәрәкәтләнергә бер дигән сәбәп булды.

Отпуск акчасына да үз «ындыр артымнан» ерак китеп булмаячагына тәмам инангач, чемоданнар урынына көрәк-чиләкләр төяп, быел яз башыннан бакчада торырга ниятләдем. Җиләк-җимеш кенә түгел, тавыклар үстерергә дә булдым әле. Әйтеп китәргә кирәк, соңгы вакытта Казан халкы тавык үстерү белән бик мавыга. Балкондагы кәрлә экзотик тавыклар турында түгел сүзем, ә дачаларны яңгыратып иртә таңнан тавыш биргән, бакчаларны тагын да җанландырган гади әтәч-тавыклар турында. Үзен ит итеп ашаганчы, бу тавыклар үз итеңне ашый ди торган иде әни «бройлер» чебиләрен үстергәндә. Минем белән дә нәкъ шулай булды, үсеп кенә килә дигәндә, тавыкларым үлә башладылар. Сезнең «Шәһри Казан» газетасында «Бибиләрегез үлсә, җавабын Резеда бирә» дигән язма укыган идем. Анда «Татар төбәкара ветеринария лаборатория»сендә авыруның сәбәбен белергә белгечләр ярдәм итә ала дигәннәр. Кызыксынуым да көчле булгандыр инде, ни әйтерләр икән дип, сынап та карыйсым килде, киттем үлгән тавык түшкәсен күтәреп. Барганчы, бик читенсенгән идем, болай итеп килүче бер мин генә түгел икән. Күптән тавык-чебеш асрамагач, күп нәрсә онытыла торгандыр да, үлгән чеби күтәреп безгә күп киләләр, диделәр.

«Татар төбәкара ветеринария лабораториясе»нең бактериология бүлегендә мине шаккатырдылар. Тавыгымның нечкә эчәклекләрендә унар см озынлыгындагы суалчаннар тапканнар. Бу аскаридоз чире дип атала диделәр. Моның белән күбрәк тавыклар авырый, авыру ашказаны органнарын зарарлый.

Йорт шартларында әлеге авыру ветеринар-санитар нормаларны үтәмәгәндә генә килеп чыгарга мөмкин икән. Авыруны күчерүчеләр булып яңгыр суалчаннары тора. Паразитның инкубация чоры 30 тәүлектән алып 38 тәүлеккә җитә. Организмда исә аскарида 8-14 ай яшәргә сәләтле ди. Кош-кортларның яшенә карап, авыру үзен төрлечә күрсәтә. Яшьрәк тавыкларның кик­рикләре агара, үсеш туктала, йоннары коелу күзәтелә. Җиде, сигез көннән кош бик нык ябыга башлый, арт юлларыннан кан килү дә күзәтелә. Өлгергән тавыкларда авыру билгеләре алай тиз арада күренми, тавык акрынлап ябыга, йомырка салмый башлый икән.
Лабораториядә барсын аңлатып бирделәр. Рәхмәт үзләренә. Калган тавыкларымны хәстәрләбрәк карасам, үлмәсләр, иншалла.


Энҗе Галиева

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев