Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавыш бирүчеләрнең 78 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаган

Россиядә сайлау хокукы булган кешеләрнең 65 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүчеләрнең 78,03 проценты төзәтмәләрне хуплаган. 21,16 проценты төзәтмәләр кертүгә каршы тавыш биргән. Бюллетеньнәрнең 99,01 проценты тикшергәннән соң, Үзәк сайлау комиссиясе шул хакта хәбәр итте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, сайлау хокукы булган кешеләрнең 65 проценты тавыш бирергә килгән.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү 25 июньдә башланды, 1 июль сайлауның төп көне итеп билгеләнде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/02-07-2020/tavysh-bir-chel-rne-78-protsenty-konstitutsiyag-zg-reshl-r-kert-ne-huplagan-5753758

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев