Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАВЫШТАН АСМР КОТКАРА

Син көне буе тавыш дәрьясы эчендә яшисең. Һәм еш кына моны сизми дә башлыйсың.

Төнлә ишегалдында кемнеңдер машина сигнализациясе кычкыра башлый. Чүпне алып китәргә дип чүп ташучы машина йөри. Иртәнге будильник шалтырый. Колакчыннардагы музыка тирә-яктагы метро, автобус-машиналар тавышын сизмәскә ярдәм итә. Универ, кибетләр, телевизор – һәр яклап йөзләгән тавыш чыганаклары һөҗүм итә замана кешесенә. Бары тик авыл җирлегендә генә тынлыкка сокланып утырырга мөмкин. Әмма анда да инде музыканы акыртып тыңлап йөрүче машина йөртүчеләре, техниканың йөреп торуы тулы гармониягә комачаулый.

Хәзерге заман – тавыш заманы. Һәм ул элеккеге кебек табигать тавышларыннан гына тормый. Әмма бер яктан кешенең тынычлыгын бетергән технологияләр һәм трендлар икенче яктан аңа ярдәмгә дә килә.

АСМР дигән серле аббревиатураны ишеткәнең бармы синең? Автоном Сенсорлы Меридиональ Реакция, яки икенче төрле АСМР дигән атама соцаль челтәрләрдә беренче тапкыр 2010 елда пәйда була. Autonomous Sensory Meridian Response Group – Facebook тагы кешеләр әле башкалар тасвирламаган кичерешләр белән уртаклаша торган төркем шулай аталган.

YouTube тагы видеолар да шушы вакыттарак бастырыла башлыйлар. Дженнифер Ален – Facebook тагы төркемне оештыручы һәм беренче YouTube видеоларын төшерә башлаучы. Рус телендәге АСМР-каналларның беренчеләреннән һәм иң популярларыннан Gentle Whispering ASMR каналы (бүгенге көндә 1,5 язылучысы бар) санала. Тәүге видеода Мария исемле кыз, пышылдап сөйләшкән килеш, кыштырдый-кыштырдый журнал актара. Әкренләп видеодагы мондый салмак, барышка күнегеп китәсең, тынычлана төшәсең. Әмма видео караучы кешенең башка төрле реакцияләре дә була ала – ул аны нәфрәтләндерергә, ачуын китерергә, чыгырыннан чыгарырга мөмкин. Ни өчен соң кешеләр АСМРга шулкадәрле төрле мөнәсәбәттә була алалар?

Чынлыкта барысы да тибрәтүче (раздражитель), икенче төрле әйткәндә, триггерлардан тора. Шулай ук видеода сурәтләнә торган көнкүреш хәлләре дә аны кабул итү өчен бик мөһим.

Триггерларның ниндиләре генә юк. Әмма аларны ике зур төркемгә аерып карарга мөмкин:

- Тавыш триггерлары – пышылдау, әкрен сөйләү, клавиатурада басу, кәгазь кыштырдату, әкрен генә чапылдау, фен тавышы һ.б.

- Визуаль триггерлар – ниндидер көнкүреш гамәлләрне озак вакыт буена башкару: кинетик ком, гади комны әвәләү, макияж төшерү, сабын белән уйнау һ.б.

- Шәхси игътибар – блогер камерага карап, сиңа гына мөрәҗәгать итә, әйтик чәчеңне кискән рәвеш чыгарып, камерага тиеп-тиеп китә; караучы бу вакытта чынбарлыктагыча тойгылар кичерә дип санала.

АСМР-видеолар бик күпләргә ярдәм дә иткән. Кешеләр социаль челтәрләрдә кемнең дә булса пышылдавын, бизәнгәнен карап утырып, депрессиядән, ялгызлык хисеннән котылганнары турында сөйли, икенче берәүләр өчен мондый роликлар – менә дигән ял итү чарасы. Ә кемнәрдер бары тик АСМР роликлар караган вакытта тәннең чымырдап алуын ярата.

Психологлар фикеренчә, мондый видеоларның уңыш казануы алардагы гамәлләр-тавышларның баш миендә махсус шатлык, ләззәтләнү китерә торган өлешләрен ялкынсындыруда. АСМР видеоларда кешенең гадәттә үзе генә эшли торган эшләре күрсәтелү дә аларны шулкадәр популяр итә, дип саный галимнәр.

Әлбәттә, татар блогерлары да әлеге трендтан читтә кала алмаган. Әйтик KatrinitiASMR (6 меңнән артык язылучы) каналын алып баручы Екатерина Чеботарева татарча видеолар да яздыра.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев