2 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Казанда атыш оештыручыны алып килгән машина юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан
ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны тентү вакытында өч дәүләт номеры тапкан.
-
Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин
Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 1993 елдан бирле эшли.
-
ТАВЫШТАН АСМР КОТКАРА
Син көне буе тавыш дәрьясы эчендә яшисең. Һәм еш кына моны сизми дә башлыйсың.
-
Бөтенроссия “АгроНТИ-2019” конкурсының финал этабы
29-31 нче август көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Бөтенроссия “АгроНТИ-2019” конкурсының финал этабы булып узды. Узган уку елының май аенда региналь этапта уңышлы катнашып, Иштуган урта мәктәбе укучысы Денисов Никита Бөтенроссия “АгроНТИ-2019” конкурсының финал этабы катнашучысы булды.
-
Чаллының Азатлык мәйданына вандаллар зыян китергән
Социаль челтәрләрдән кулланучылар әлеге урыннан кадрлар белән уртаклашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер
Татарстан Президенты РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка яңа уку елына төзелгән объектлар турында сөйләде.
-
Юлбат төп мәктәбендә белем бәйрәме
1 нче сентябрьдә Юлбат төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 6 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.
-
“Тракторист, таксист, сакчы булган, диләр...” Җырчылар кем булып эшләгән?
Җырчылар җырчы булу хыялларын, чама белән әйткәндә, егерме яшьләр тирәсендә чынга ашыра. Вордскиллс чемпионаты үтү сәбәпле, без аларның "кул белән эшли торган" һөнәрләре белән кызыксындык. “Интертат” кайсы җырчының кем булып эшләгәнен белеште.
-
«Цифрлы икътисад» милли проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды
Тыңлауларда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен цифрлы трансформацияләү өчен җаваплы затлар, ИТ һәм бизнес берләшмәләре вәкилләре, шулай ук милли проект кысаларында ярдәм чараларын алу өчен конкурс рәвешендә сайлап алуларындагы потенциаль катнашучылар бар иде.
-
Атна уртасыннан Татарстанга җылы һава торышы килер дип көтелә
Атна уртасыннан Татарстанга җылы һава торышы киләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Транспортка салым түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Моңа кадәр Хисап палатасында транспорт салымын югары коэффициент белән исәпләүне камилләштерү кирәклеге хакында белдергәннәр иде.
-
Эстрада җырчылары балаларын мәктәпкә озата
Быел Белем көне ял көненә туры килгәнгә, мәктәпләрдә бәйрәм линейкалары 2 сентябрьдә уза. Казанда 2 сентябрьдә мәктәпләргә 138 мең укучы килә, бу узган елгыдан 9 меңгә күбрәк. Беренче сыйныфка, инде чын укучы сыйфатында, белем йорты бусагасын тәүге мәртәбә 19 мең малай һәм кыз атлап керә. Алар арасында танылган эстрада артистлары балалары да бар. Тарихка кереп калачак мизгелләрдән фототезмә җыйдык.
-
Мәдәният һәм ял паркында мини-гольф уен мәйданчыгы төзелә
Байлар Сабасы бистәсенең мәдәният һәм ял паркында төзелеш эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта “Акварэй” архитектура-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан мини-гольф уены өчен мәйданчык эшләнә. Әлеге уен төрен яратучылар өчен бу үз осталыкларын арттырырга менә дигән мөмкинлек булачак
-
Сайлау көнендә Казанда узачак зур концертта кемнәр чыгыш ясаячагы билгеле
Сайлау көнендә «Казан Арена» да шәһәр халкы өчен зур бәйрәм концерты узачак. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
-
Татарстанның беренче сыйныф укучылары өчен ике телдә эшли торган мобиль кушымта эшләгәннәр
1 сентябрьдән Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы рус һәм татар телләрендә «Барсик цивилизацияне коткара» дигән мобиль кушымтаны бушлай алырга мөмкин.