Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төбенә юшкын утырса?

Татарстанда һәр көнне, ким дигәндә, бер кеше ялган аракыдан агулана. Быелның апрель аенда гына да "яшел елан"нан 84 кеше зыян күргән. Ел башыннан бирле барлыгы 283 кеше казага юлыккан. Күпләр хәмернең бәясе арзан булу аркасында алдана. Икенче берәүләр исә, үзләре дә сизмәстән, ялган хәмер корбанына әверелә.

Ник дигәндә, бүген алкогольле эчемлекләрне контрольдә тотучы ЕГАИС системасына тоташкан зур кибетләргә дә ышаныч юк, ди белгечләр. Анда да киштәләргә ялган аракы "төртүче"ләр табыла икән. "Эре супермаркетларда ялган аракыга юлыгуы кыен. Шулай да искәрмәләр очрый. Әйтик, кибеттә эшләүчеләр чын аракыны ялганына алмаштырып куярга мөмкин", - ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин. Аның сүзләренә караганда, быел Татарстанда 130 мең литр спиртлы эчемлек, дөресрәге, сыеклык законсыз әйләнештән алынган. Моннан тыш полиция хезмәткәрләре республикага ялган алкоголь кертүнең өч юлын япкан. "Ялган исерткеч эчемлекләрнең 58 мең литрга якыны - аракы һәм спирт, 56 мең литры - составында алкоголь булган төрле кушылмалар. Суррогатның 2762 литрын виски, текила, ром кебек кыйммәтле алкоголь, тагын 2 мең 835 литрын сыра һәм шәраб тәшкил итә. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре 7,5 мең литр коньяк белән 1,1 литр көмешкә алды", - ди Акчурин. Бүген 91 мең литр ялган аракы юкка чыгарылган инде. Кулланылыштан алынган хәмернең тагын 325 мең литры исә әлегә махсус складларда саклана.
Кырыкалдарлар халыкның кайсы ширкәттә җитештерелгән хәмергә күбрәк өстенлек бирүен дә өйрәнеп бетергән. Әйтик, әйләнештән алынган суррогатның күп өлеше Казахстанныкы дип сатылган. Бер ай элек хокук сакчылары "Татспиртпром" оешмасы исеме астында ялган аракы җитештергән җинаятьчел төркемнең эзенә төшкән. Алар җитештерү өчен чималны күрше төбәктән алган. Аны техник спирт белән катнаштырганнан соң, заводта җитештерелгән аракы кыяфәтенә китереп, икеләтә арзан бәягә күпләп сатучыларга тапшырганнар. Мондый аракыны күбрәк район җирлекләрендәге кечерәк кибетләрдә табып була, ди белгечләр. Хокук саклаучылар Сабантуй алдыннан тикшерүләрне ешрак уздырмакчы.
Чын хәмерне ялганнан аеру өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итәргә кирәк:
- шешәне яхшылап селкетеп карагыз. Төбенә юшкын утырса, сезнең кулда ялган аракы дигән сүз;
- аракы шешәсенең ярлыгы да игътибардан читтә калмасын. Әгәр ул кыек итеп ябыштырылган булса, анда кулланылган төсләр дә сәеррәк тоелса, шикләнергә җирлек бар;
- чын аракының капкачы боргаланып тормаска тиеш;
- аракының арзанлысына да исегез китмәсен.
Кулыгызга алган исерткеч эчемлек алда санап кителгән бер генә билге буенча шик уятса да, аны кире кибет киштәсенә куегыз.
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев