Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техникалар кышкы саклауга әзер

Күпьеллык традицияләр буенча, кыр эшләре төгәлләнгәч, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бушап калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм киләсе ел кыр эшләренә әзерлекне оештыру мәсьәләләре күчмә комиссияләр тарафыннан бәяләнә. Узган атнада шундый чара безнең районда да узды. Эш барышында комиссия "Туган як", "Симет", "Болгар" "Эзмә сөтчелек комплексы" җәмгыятьләрендә, Мичән, Тимершык...

Күпьеллык традицияләр буенча, кыр эшләре төгәлләнгәч, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бушап калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм киләсе ел кыр эшләренә әзерлекне оештыру мәсьәләләре күчмә комиссияләр тарафыннан бәяләнә. Узган атнада шундый чара безнең районда да узды. Эш барышында комиссия "Туган як", "Симет", "Болгар" "Эзмә сөтчелек комплексы" җәмгыятьләрендә, Мичән, Тимершык һәм Сатыш бригадаларында булды. Әзерлек эшләре берничә күрсәткеч буенча, 170 балл белән бәяләнде. Нәтиҗәдә 155 балл җыеп "Туган як" җәмгыяте - I, 152 балл белән "Симет" җәмгыяте II урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев