Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районында булган авариядә 5 кешенең гомере өзелгән [видео]

Бүген сәгать 00.45 тә М7 «Волга» трассасының 895 километрында юл-транспорт һәлакәте булган - "Mitsubishi" һәм "ВАЗ-2110" автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше - "ВАЗ-2110" йөртүчесе һәм чит ил машинасында утырган дүрт кеше һәлак булган. Шулай ук "Mitsubishi" машинасында булган Можга шәһәреннән 35 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә салынган. "ВАЗ-2110" автомобиленең 24...

Бүген сәгать 00.45 тә М7 «Волга» трассасының 895 километрында юл-транспорт һәлакәте булган - "Mitsubishi" һәм "ВАЗ-2110" автомобиле бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше - "ВАЗ-2110" йөртүчесе һәм чит ил машинасында утырган дүрт кеше һәлак булган. Шулай ук "Mitsubishi" машинасында булган Можга шәһәреннән 35 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә салынган.

"ВАЗ-2110" автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе Мәскәү ягыннан Уфага таба барганда, күз күреме начар шартларда тизлекне арттырган һәм тыелган урында каршы як полосага чыккан. Нәтиҗәдә, Удмуртиядән 48 яшьлек ир-ат идарә иткән "Mitsubishi" автомобиле белән бәрелешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев