Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районында “Рено Сандеро” йөртүчесе юлдан түбән капланып һәлак булган

Теләче районында килеп чыккан юл һәлакәте нәтиҗәсендә 1977 елгы ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге. Кичә сәгать 17.43тә Казан - Шәмәрдән юлының 71нче чакрымында "Рено Сандеро" автомобиле йөртүчесе, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана....

Теләче районында килеп чыккан юл һәлакәте нәтиҗәсендә 1977 елгы ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.

Кичә сәгать 17.43тә Казан - Шәмәрдән юлының 71нче чакрымында "Рено Сандеро" автомобиле йөртүчесе, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана. Җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында ук җан бирә. Йөртүченең куркынычсызлык каешын эләктермәгәнлеге ачыклана.

Июнь башыннан Татарстандагы юлларда 96 һәлакәттә 11 кешенең гомере өзелгән, тагын 110ы җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев