Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә яңа линиядә заводтан сыйфатсыз чыккан автомобиль шиннары эшкәртелә

Завод җитештергән резинә кисәкләре, плитәләр, борыслар узган ел Ставрополь, Ижау, Новосибирск, шәһәрләренә, Казахстанга җибәрелгән.

Теләче сәнәгать мәйданчыгында эшләп килүче җаваплылыгыгы чикләнгән “Кряж” ширкәте каршында яңа бинада икенче линия ачылды. Җаваплылыгы чикләнгән “Созидание” ширкәтенә караган әлеге яңа цехта бүген эш кайный. Яңа линия белән Марс Таһирҗан улы Нуриәхмәтов җитәкчелек итә, дип хәбәр ителә район газетасында.

Яңа линиядә дә, җаваплылыгы чикләнгән “Кряж” ширкәтендәге кебек, кулланышта булган яки заводтан сыйфатсыз чыккан автомобиль шиналары эшкәртелеп, аларга икенчел тормыш бирелә. Кулланышта булган яки заводтан сыйфатсыз чыккан шиналардан икенчел чимал ясау, беренчедән, акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирсә, икенчедән көнкүреш калдыкларын юкка чыгару экологик яктан файдалы. Әлеге технологияне эшкә җигү отышлы, хәйран гына суммадагы акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Энергия ресурсларына сакчыл караш арткан заманда бу аеруча актуаль яңгырый. Бүген һәр җитәкче энергия ресурсларын сакчыл файдалану турында алга карап эш йөртәргә тиеш.Шәхси эшмәкәр Марат Нуриәхмәтов тарафыннан оештырылган һәм 20012 елның 1 сентябрендә эш башлап җибәргән “Кряж” ширкәте моңарчы Теләче сәнәгать мәйданчыгында эшләп килүче иң тотрыклы эшләп килүче резидентларның берсе булды һәм булып кала. Маратның бертуган энесе Марс тарафыннан оештырылган яңа линиянең ачылып эшли башлавына нибары тулар-тулмас ике ай гына вакыт узды. Әмма шуңа да карамастан, бүген яңа линиядә тулы куәткә эш бара.

Завод эшчеләре моңарчы ай саен 90-100 тонна шин эшкәртсә, хәзер бу сан 140-150 тоннага җиткән. Әлеге эштә ширкәт эшчеләре Ришат Мөбәрәков, Юлдаш Мөбәрәков, Фәнил Гарифуллин, Фәнис Нуриев, Рамил Хәмитов һәм Андрей Опиванин зур өлгерлек күрсәтәләр. Завод идарәчесе Альберт Кәримов әйтүенчә, яңа бинаны һәм яңа линияне “Кряж” ширкәте эшчеләре үзләре диярлек төзеп, монтажлап чыгалар. Сатып алынган яңа резина тураклау машинасы ширкәткә 8 миллион сумга төшә. Шунысы игътибарга лаек резина тураклау машинасын һәм линияне монтажлау вакытында рационазиаторлык элементларын да кулланырга туры килә.Башта ук әлегедәй эшкә алынулары хәзер эштә өстәмәуңайлык тудырган.

Завод җитештергән резинә кисәкләре, плитәләр, борыслар узган ел Ставрополь, Ижау, Новосибирск, шәһәрләренә, Казахстанга җибәрелгән. 2017 елда 16 спорт мәйданчыгына резина өслек җәйгәннәр. Шуның өчесе үзебезнең районда урнашкан. Әлеге уңайдан алар ел дәвамында тендерларда катнашалар, җиңү яулыйлар, килешүләр төзиләр, диелә район басмасында.

Фото: http://tulachi.ru

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X