Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура барлыкка килде

Бу татар хәрефләрен әлегә Android системасында кулланып була, IOS өчен апрель аенда булачак.

Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура ясаганнар. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Министр Халыкара туган тел көне белән котлады һәм яңа эшләнмәне тәкъдим итте.⠀

«Бәйрәм уңаеннан, Цифрлы трансформация командасы телефоннарда куллану өчен татар телендә клавиатура ясады. Әлегә ул Android системасы өчен, апрель аенда IOS та эшләячәк. Клавиатурадан хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич файдалана инде.⠀Күрдегезме, „хәерле иртә“ теләге ничек үзгәрде? Кушылыгыз», — дип яза Айрат Хәйруллин.⠀

Клавиатураны сылтама буенча профильдә карарга була.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев