Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Телсез»ләрнең телен кем аңлар?!

Югары Шытсу авылында яшәүче Рауза апа Әхсәновага 88 ел гомерен ишетми, сөйләшми гомер итү бер дә җиңел булмагандыр. Тик ул зарланмый, аның йөзе һәрвакыт көләч, ишарәләр белән генә булса да ул үзенең әйтергә теләгән сүзен аңлата.

Рауза апа килене Әлфия бе­лән яши. “Без бер-беребезгә ип­тәш. Эштән соңга калып кайтсам да, ул мине юксынып, кочаклап ала”, – ди Әлфия апа. Начар ишетүчеләрнең телен өйрәнү килен  кешегә бик авыр булса да, 36 ел бергә яшәү дәверендә, алар бер-берсен бик яхшы аңлый.

Рауза апа тумыштан ишетми. Әтиләре 1938 елда үпкә чи­реннән вафат була. Бертуган апа­сы ул вакытта гаиләсе белән Чиләбедә яши. Шуңа күрә ул төп йортта әнисе белән генә кала. Тормыш юлында бер ялгызы гына калмасынга, аны кияүгә бирәләр.  Әсхәдулла абый шулай ук сөйләшми, тик тумыштан түгел. Малайга 4 яшь вакытта, аның башына ат типкәннән  соң, теленә зыян килә.

Рауза апа белән Әсхәдулла абыйның ике баласы туа: Нигъ­мә­тулла һәм Расиха. Аларны әбиләре үстерә. Малай белән кызга 3-4 яшьләр тирәсендә әбиләре олы кызларына Чилә­бегә китә. Әйләнеп кайтканда, Нигъмәтулла белән Расиха сөй­ләшүләрен оныт­кан була инде. Соңрак  кабат тел­­ләре  ачыла.

Әхсәновлар 49 ел бергә гомер кичерә. Әсхәдулла  абый 80 яшендә вафат була. Соңгы 2 елында аның күзләре дә сукырая. Инфаркт та кичерә. Әтисе үләренә 2 ел кала уллары да 43 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Бу вакытта аның кызы Әдиләгә 19 яшь була. Әлфия апа ире белән 20 ел гына яшәп кала.

Әхсәновларның кызы  Расиха апа тормыш иптәше белән 3 бала үстергән. Язма героеның хәзерге көндә 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Аның куллары ял итүне һич белми. Матур-матур киезләр, башмаклар бәйли, тегү машинасының да рәтен белә. Җәй көне үрдәкләр үстерә, бакчадагы печәннәрне чаба. Мобилизацияләнгән ир-егет­ләр­гә калын оекбашлар бәй­ләү өчен йон җегерли.

– Ул бар эшкә дә бик оста. Әгәр дә сөйләшә алса, Рауза бик алга киткән кеше булыр иде, мөгаен, дип әйтә иде күршебез. Кызым Әдилә, әни, мин  бик кү­ңелле яшибез, Аллага шөкер. Кү­ңелле темаларга әңгәмәләр корабыз. Әни телевизордан төр­ле кинолар яратып карый. "Саба таңнары" газетасы белән бик теләп танышып бара. Укыган вакытта Шытсу сүзен күреп алса, кем яки нәрсә язулары турында кызыксына башлый. Кыскасы, йортыбызның бик кадерле кешесе, йозагы ул, – ди Әлфия апа.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев